Арча балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә чираттагы танып белү, сөйләм телен үстерү дәрес үткәрелде. Чара тәмле артикуляцион күнегүләре элементлары белән аралашып барды. Логопед Ганиева Лемара сүзләренә караганда, сөйләм бозылулары булган балаларга көзгеләр алдыннан бер үк артикуляция күнегүләрен башкару авыр була, аларга процессны бераз төрләндерәләр. Чөнки артикуляция күнегүләре тавыш кую һәм артикуляция органнары әзерләү өчен кулланыла. Бу максатларга ирешү өчен икмәк таякчыклары һәм түгәрәк вак конфетлар кулландылар. Артикуляция күнегүләр уңышлы узды.