“Үз-үзеңне бәяләү”. Түбән Кама “Веста” үзәге

2019 елның 19 марты, сишәмбе

“Аеклык ноктасы” клубы кысаларында Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова проектта катнашучы хатын-кызлар белән “Үз-үзеңне бәяләү” дип аталган дәрес үткәрде.

Дәрес башында психолог катнашучыларга “Мин кем?”, “Үзең турында уңай һәм тискәре фикерләр”, “Минем иң яхшы сыйфатларым”, “Хисләр йомгагы” дип аталган күнегүләр үтәргә тәкъдим итте. Әлеге  күнегүләр катнашучыларга үз тормышыңа яңа күзлектән карарга, үзең турында булган ялгыш фикерне билгеләргә, тормышны яңадан башлау өчен комачаулый торган үз эчеңдә булган каршылыклы фикерләр өстендә эшләргә ярдәм иттеләр.

Йомгаклау өлешендә күп кенә катнашучылар узеңдә булган уңай сыйфатларны ачыклау авыр булды дигән фикергә килделәр. “Мин кем?” дигән күнегү катнашучылар күңелендә бик уңай фикер калдырды. Ул аларга каршыңда нинди кеше торуга карап төрле роль уйнарга туры килә икәнлеге турында исләренә төшерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International