03 нче апрель 2019 нчы ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен “Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар” дигән мастер-класс үткәрде.
Тозлы камырдан аппликация –хезмәт белән дәвалауның бер ысулы. Эш башкару процессы кешенең эмоциональ халәтенә уңай тәэсир итә. Камыр белән эшләгәндә бармакларның вак моторикасын үстерү бара, бу сөйләмне торгызу һәм яхшыртуга уңай йогынты ясый.
Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 2нче апрелендә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте.
Язгы ташу вакыты якынлаша. Елгаларда боз йомшара, аны өстән кояш, түбәннән талгын су ашый. Мондый боз өстеннән йөрү бик куркыныч.
2019нчы елның 2 апрелендә “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Гүзәл Җиһаншина “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”нең коррекцион сыйныфларында мөмкинлекләре чикле укучылар өчен “Оста куллар” дип исемләнгән чара үткәрде.
Профессия елы кысаларынла Арчаның “Өмет чаткысы” белгечләре тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларны Арча районы Түбән –Аты авылында урнашкан кыяр үстерү теплицасына кунакка алып бардылар.
2019 нчы елның 2 апрелендә Күәм мәдәният йорты базасында Халыкара балалар китабы көне һәм ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге язучылары белән очрашу оештырылды. Әлеге очрашуда Әтнә муниципаль районының “Изгелек” социаль үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы балалар да катнашты. Очрашу барышында килгән кунаклар үзләренең әсәрләрен бәян иттеләр. Балаларның сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Чара ахырында балалар китап күргәзмәсе карап үттеләр.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” Халыкка Социаль Хезмәт Күрсәтү Комплекслы Үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль тернәкләндерү бүлекчәсе шәфкать туташы Гарипова А.Т. 2019 елнын 2 нче апрелендә социаль хезмәтләр алучыларга “Гриппны ничек җиңәргә?” дигән темага әңгәмә үткәрде. Гриппның төрле төркемнәре һәм формалары булуы турында, аларның ничек аерылуы хакында аңлатты. Грипп белән чирләгәндә дөрес туклану, дәвалану серләренә төшендерде.
2 апрельда Иске Арыш авыл җирлегендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен Бердәм кабул итү Көне узды.
2019 елның 2 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр милли аш – су пешерү буенча мастер – класс үткәрделәр.