2019 елның 3 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Файдалы һәм зыянлы гадәтләр” дип исемләнгән танып – белү шөгыле үткәрелде. Шөгыльнең максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, файдалы һәм зыянлы гадәтләрнең кирәклеген һәм зыянын аңлату.
Шөгыль барышында файдалы гадәтләрне искә төшерделәр (теш чистарту, юыну, иртәнге гимнастика). Үзләренең белемнәрен балалар “Кызыл – яшел” уенында ныгыттылар.
Дәрестә 20 бала һәм 4 әти – әни катнашты.