Арчаның "Өмет чаткысы" теплицасына экскурсия

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Профессия елы кысаларынла Арчаның “Өмет чаткысы” белгечләре тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларны Арча районы Түбән –Аты авылында урнашкан кыяр үстерү теплицасына кунакка алып бардылар.

        Экскурсиянең максаты: яшелчәче һөнәрләре, агроном, механизатор, ярдәмче эшче, җылыту һәм су сибү буенча инженер, шулай ук теплица шартларында яшелчәләрне ничек үстерәләр. 

        Теплица бригадиры Рәхим Джумандурдиев теплица шартларында үстерелә торган үсемлекләр, теплицада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде, үсентеләрне, яшелчә һәм чәчәкләрне үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Яшелчә үстерүчеләр балаларга аңлаешлы итеп ничек итеп кыяр, помидор, борыч, кәбестә, виктория, уңышы алу серләрен аңлаттылар. Һәр этабын практик хезмәттә күрсәттеләр.  Рәхим Джумандурдиев  якын киләчәктә балаларны дәвамдагы хезмәтнең барышын, ничек  уңыш алуга  ирешеп булуның серләрен аңлатты.  Мондый очрашуларга ай саен чакырды.    Балалар зур кызыксыну белән хезмәкәрләрнең фидакарь эшләрен,  теплицаның зурлыгына, андагы тәртипкә кыяр помидор уңышына шаккатылар. 

      Мондый очрашулар балаларда табигатькә мәхәббәт уята, төрле һөнәрләр белән таныштыра, киләчәк тормышларында үзләренә  хезмәт сайлау  мөмкинлеге тудыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International