Карадуган авылында яшәүче Габдуллин Габдулфаяз Габдулла улына 3 апрель көнне 90 яшь тулды.
2019 елның 03 апрелендә “Мәрхәмәтлек үзәге” нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы ТАССР ның 100 еллыгына багышланган “Туган ягым” дигән китап күргәзмәсе оештырды. Чара туган якның тарихын өйрәнү, гражданлык һәм әхлакый нигезләргә таянып шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Күргәзмәгә ведомствода исәптә торучы гаиләләр килделәр.
Казан арты этнографик музеенда Арча районы Мәрхәмәтлек узәгенең өйгә барып социаль ярдэм курсәту булеге хезмәткәрлэренең чираттагы киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәгә янгын куркынычлыгы оешмасыннан вәкил итеп Гыйльмуллин Р.Р. һәм Арча газ оешмасыннан Гыйззәтуллин Н.Х. чакырылдылар.
2019 елның 2 апрелендә, Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, ата-аналар алиментлар түләүдән баштарта торган, балигъ булмаган балалары булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, хокукый ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде. Киңәшмәдә, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты, халыкны социаль яклау бүлеге, Суд приставлары хезмәте вәкилләре катнаштылар.
2019 нчы елның 3 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. «Бергә күңелле» исеме астында өстәл уеннарын үткәрде.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Шәмәрдән бистәсенең «Тулган ай " фольклор ансамбле хәйрия концерты белән булды. Биредә яшәүчеләр алдында матур һәм дәртле концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Барлык яшәүчеләр канәгать калды һәм яңа очрашулар турында теләк белдерделәр.
“Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү” программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста” үзәге социаль педагогы Марта Камалова 15 балигъ булмаган бала арасында «Аңлау юлында» дип аталган дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысасында Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Валиахметова 6 нчы санлы социаль участокта 8-11 яшьлек балалар арасында “Хәрбиләр һөнәре” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
2019 елның 3 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Файдалы һәм зыянлы гадәтләр” дип исемләнгән танып – белү шөгыле үткәрелде.
“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” кунакта - Әлмәт шәһәре “ЭЭМ ветераннары”