Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” Халыкка Социаль Хезмәт Күрсәтү Комплекслы Үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль тернәкләндерү бүлекчәсе шәфкать туташы Гарипова А.Т. 2019 елнын 2 нче апрелендә социаль хезмәтләр алучыларга “Гриппны ничек җиңәргә?” дигән темага әңгәмә үткәрде. Гриппның төрле төркемнәре һәм формалары булуы турында, аларның ничек аерылуы хакында аңлатты. Грипп белән чирләгәндә дөрес туклану, дәвалану серләренә төшендерде.