Әтнә муниципаль районында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге язучылары белән очрашу

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019 нчы елның 2 апрелендә Күәм мәдәният йорты базасында Халыкара балалар китабы көне һәм ТАССРга 100 ел тулу  уңаеннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге язучылары белән очрашу оештырылды. Әлеге очрашуда Әтнә муниципаль районының “Изгелек” социаль үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы балалар да катнашты. Очрашу барышында килгән кунаклар үзләренең әсәрләрен бәян иттеләр. Балаларның сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Чара ахырында балалар китап күргәзмәсе карап үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International