“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар ” дигән мастер-класс

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар”  дигән мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: декоратив гамәли сәнгатькә карата кызыксыну уяту, буш вакытны дөрес итеп оештыра белү, пөхтәлеккә өйрәнү һәм торбачык үрү алымнарының практик сәләтен формалаштыру.

       Социаль хезмәт алучылар кәгазьдән  үрү тарихы белән таныштылар. Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар һәм үз куллары белән эшли белүләрен күрсәттеләр. Эш барышында инструктор кагәзьдән торбачыклар ясау ысулларын аңлатты һәм күрсәтте. Кечкенә генә кәрҗин әзерләү өчен 50дән артык торбачык кирәк.

Социаль хезмәт алучылар чарада теләп актив катнаштылар. Катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, аларның кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм эшкә сәләтләре артты.

Чарада 8 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International