Балтачта бердәм гражданнар кабул итү көне

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 2нче апрелендә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте.  Кабул итү Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд приставы А.Ф.Ахатова, социаль яклау бүлеге начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, опека һәм тәрбия секторының белгече З.Г.Шигабутдинова белән берлектә узды. Үзләрен борчыган сораулар белән районнан бер кеше мөрәҗәгать итте һәм аңа тиешле консультация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International