“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” кунакта - Әлмәт шәһәре “ЭЭМ ветераннары”

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

  3 нче  апрель  “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына” Әлмәт шәһәреннән Кравченко В.М. җитәкчелегендәге “ЭЭМ ветераннары” ансамбле хәйрия программасы белән килде. Бу ансамбль ЭЭМның 100 ел тулу уңаеннан оешкан. Шулай ук кунакларыбыз диварга эләргә бик матур сүрәт бүләк иттеләр. Алар бик үзенчәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады. Матур-матур җырлар башкарып, төрле уен коралларында уйнадылар. Өлкәннәребез дә бергә кушылып җырлап, күңел ачып утырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International