Язгы ташу вакыты якынлаша. Елгаларда боз йомшара, аны өстән кояш, түбәннән талгын су ашый. Мондый боз өстеннән йөрү бик куркыныч. Бу чорда бигрәк тә балаларны караучысыз калдырырга ярамый. Алар куркынычсызлык чараларын сакламыйча яр буенда, хәтта боздан-бозга сикереп уйнарга мөмкин. Мондый гамьсезлек кайчакта фаҗигале төстә тәмамлана.
«Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комлекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Лашман авылында балаларны язгы ташу вакытында кисәтү, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында 20 белешмә тараттылар.