Мамадыш интернат-йортында тестопластика белән шөгыльләнәләр

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

    Тозлы камырдан аппликация –хезмәт белән дәвалауның бер ысулы. Эш башкару процессы кешенең эмоциональ халәтенә уңай тәэсир итә. Камыр белән эшләгәндә бармакларның вак моторикасын үстерү бара, бу сөйләмне торгызу һәм яхшыртуга уңай йогынты ясый.

   Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр тестопластика белән  теләп шөгыльләнәләр. Белгеч җитәкчелегендә гаҗәеп картиналар тудыралар.  Әлеге картиналар интернат-йорт интерьерын бизәячәк.

   Тозлы камыр  белән эшләү барышында өлкәннәр һәм инвалидлар бик күп уңай эмоцияләр алалар, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International