2019нчы елның 2 апрелендә “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Гүзәл Җиһаншина “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”нең коррекцион сыйныфларында мөмкинлекләре чикле укучылар өчен “Оста куллар” дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның максаты- укучыларның психологик сәламәтлекләрен яхшырту, балаларның иҗади потенциалын үстерү, аралашу даирәсен киңәйтү. Әлеге чарада 8 башлангыч һәм урта сыйныф укучылары катнашты.