«Яшүсмерләрнең медиакультурасын формалаштыру «Мәгълүмати навигатор» дигән социаль технология кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 13 нче социаль участокта «Интернет һәм яңа технологияләр» дигән темага дәрес үткәрде.
«Минем тормыш стиле» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәгендә белгеч Римма Борисова белән Түбән Кама шәһәре медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе инструкторы Ләйсән Салихҗанова белән бергә «Кеше сәламәтлеге өчен туклануның роле» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Акциянең максаты-кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Һәркемгә яхшы билгеле: йөрү-кешенең активлыгын һәм аның йөрәк-кан тамырлары системасын сәламәтләндерә.
Акциягә кушылып, балалар тәрбиячеләр һәм шәфкать туташлары җитәкчелегендә "Йөрәк тормыш өчен"дигән девиз астында танып-белү чаралары үткәрделәр. Әңгәмә, спорт уеннары үткәрелде. Балалар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Балаларга бик ошады.
Җәлил картлар йортында Җәлил гимназиясе кунакта
2019 елның 3 октябрь көнне Югары Утар балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна «Көзге төсләр” дигән темага индивидуаль формада рәсем шөгыле үткәрде.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында оригами буенча мастер-класс үткәргәннәр
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм чарасы узды.
"Туган як - родной край"
Бу бәйрәмнең халыкара исеме Россиядә юкка гына җылы һәм сакчыл — Өлкәннәр көне дип аталмый. Чөнки бу көнне гомер буе балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына мәхәббәт бүләк итүчеләргә, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен белдерү көне буларак кабул ителде.
Календарьда беркемне дә битараф калдырмый, уйландыра, моңландыра, шатландыра торган бер бәйрәм бар: Өлкәннәр көне.Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә. Шушы дата уңаеннан Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ел саен төрле хәйрия, ярдәм һәм күңел ачу чаралары уздыралар. Быел да Өлкәннәр декадасы, шулай ук, бик җанлы һәм вакыйгаларга бай итеп оештырылды.