Календарьда беркемне дә битараф калдырмый, уйландыра, моңландыра, шатландыра торган бер бәйрәм бар: Өлкәннәр көне.Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә. Шушы дата уңаеннан Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ел саен төрле хәйрия, ярдәм һәм күңел ачу чаралары уздыралар. Быел да Өлкәннәр декадасы, шулай ук, бик җанлы һәм вакыйгаларга бай итеп оештырылды.
Куш Елга авылында яшәүче өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче өлкәннәребез бергә җыелып яшь чакларын сагынып искә алдылар, авыл хәлләрен барладылар, яңалыклар белән уртаклаштылар.Шыкмай авылында гомер кичерүче Исрафилова Хәбибә әби исә бәйрәм белән котларга килгән мәктәп балаларына бик сөенеп калды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Түбән Биш авылында өлкән яшьтәге гражданнар белән “Чәчәк ат, Республикам минем!" музыкаль әдәби кичә оештырылды. Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өлкәннәребез игътибарына Татарстан турында җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар.
Шулай ук бу көннәрдә районыбызда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр кабул итүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча төрле акцияләр үткәрелә. ”Йортта ярдәмче” акциясе кысаларында өлкәннәрнең йортларында, ишегалларында җыештыру эшләре башкарыла. “Өйдә бәйрәм”акциясе кысаларында мәктәп укучылары, мәданият хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәткәрләр олы яшьәге кешеләрне өйләренә барып бәйрәм белән котлыйлар.
Өлкәннәребез һәрвакыт чын кайгырту тоеп, бәхеттә, шатлыкта яшәсеннәр иде. Хөрмәтле өлкәннәребезнең гомерләре озын, исәнлекләре нык булсын. Елга бер килә торган Өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсе, көн саен шулай булсын.