Бу бәйрәмнең халыкара исеме Россиядә юкка гына җылы һәм сакчыл — Өлкәннәр көне дип аталмый. Чөнки бу көнне гомер буе балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына мәхәббәт бүләк итүчеләргә, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен белдерү көне буларак кабул ителде.
2019 елның беренче октябрендә «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Өлкәннәр декадасын үткәрү кысаларында, өлкәннәр көне уңаеннан, үзләренең ялгыз өлкәннәрен - дүрт йөз егерме дүрт кешене бәйрәм белән котладылар. Социаль хезмәткәрләр үз исеменнән күчтәнәчләр, чәчәкләр яки предприятие һәм оешмалардан азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.
Чараның максаты - ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга игътибар бирү.