Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм социаль эш буенча белгеч Сөләйманова Айгөл социаль хезмәт алучыларга котлау открыткалары тапшырдылар
Бүген «Гаилә» приютында тәрбияләнүчеләр, үз педагоглары белән Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кулларыбызның җылысы белән җылытабыз» дигән концерт программасы белән булып кайттылар.
«Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә күп еллар дәвамында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан үз пенсионерлары белән очрашу үткәрүнең күркәм традициясе бар. Котлау сүзләре белән 5нче мәктәп укучылары тәрбия эшләре буенча урынбасары Елесеева Елена җитәкчелегендә чыгыш ясадылар.
«Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә күп еллар дәвамында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан үз пенсионерлары белән очрашу үткәрүнең күркәм традициясе бар. Котлау сүзләре белән 5нче мәктәп укучылары тәрбия эшләре буенча урынбасары Елесеева Елена җитәкчелегендә чыгыш ясадылар.
Азнакай муниципаль районындагы “Омет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендэ тәрбия мәктәбе технологиясе буенча дәрес уткәрелде. Чарага социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы, өйдә карау белән шөгыльләнүче гражданнар (сиделкалар) чакырылган иде. Дәресне өйгә йөреп ярдәм күрсәтүче бүлекчесенең шэфкать туташы Бадертдинова Р.М. үткәрде. План буенча дәреснең темасы сулыш органнарының , хәрәкәт һэм терәк органнарының төрле авырулары булган, инсультлы өлкән кешеләрне карауны оештыруга багышланган. Дәрес ахырында, шәфкать туташы тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
2019 нчы елның 3 нче октябрендә Тукай районы интернат - йортында социаль хезмәт алучыларны «Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе»укучылары үзләренең котлаулары белән шатландырдылар. Интернат-йортта яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котладылар, шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар һәм аралаштылар. Бик күп уңай эмоцияләр бүләк иттеләр. Балалар , әби-бабайлар белән хушлашканда, алар янына кабат килергә сүз бирделәр.
Өлкәннәр көне - ул өлкән буынга тагын бер кат хөрмәтебезне белдерү, рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек.
Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны әлеге күркәм бәйрәм белән котларга Яр Чаллы шәһәренең «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе волонтерлары килгән иде. Алар интернат-йортта яшәүчеләрне ихлас күңелдән котладылар, аларга сәламәтлек ,оптимизм, озын гомер теләделәр . "Инклюзив мохит» җитәкчеләре Нигъмәтуллин Марат Рөстәм улы һәм Хаҗиев Азат Өлфәт улы интернат - йортта яшәүче Исмәгыйловка А.Х. колак аппараты, башкаларга бәйрәм бүләкләре тапшырдылар.
Дөнья кеше тормышына битараф булмаган, ярдәмчел кешеләр кулында. Кайгыртучан булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең ярдәмегез сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик кирәк һәм беркайчан да онытылмас.
Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» Үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 18 бала арасында «Куликов сугышы» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан 18 яшүсмер арасында «Мәхәббәт диңгезенең су асты ташлары – җенси юл белән күчүче чирләр» дигән чара уздырды.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Йөрәк мәңге яшь булсын» диеп исемләнгән тантаналы чара узды.