Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында «Көзге төсләр” дигән темага рәсем ясау шөгыле.

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Максат: балаларның иҗади сәләтләрен ныгыту, бармаклар белән төрле төстәге төсләр белән рәсем ясау осталыгын формалаштыру; бармак һәм кул чукларын ныгыту. Көз - буяуларга бик бай. Сары һәм кызыл төс, һичшиксез, көзнең төс гаммасын чагылдыра. Дәрес башында тәрбияче көз турында сөйләде, балаларга көзге яфраклар күрсәтте. Соңыннан балалар тәрбияче ярдәме белән көзге агачны бармак буяулары белән ясадылар. Дәрестә бармак белән рәсем ясау техникасы кулланылды. Рәсем ясау процессында балалар көз буяуларына сокланып кына калмадылар, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен, фикерләү сәләтләрен арттырдылар, кул чукларын ныгыттылар. Бу шөгыльдә тырышлык һәм пөхтәлек үсеш алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International