ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2019 ел
җомга

04 нче октябрь 2019 нче ел «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә»  "Йөклеләр өчен арттерапия» темасына багышланган гамәли дәрес үткәрде.

 

 

Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат йортында   социаль хезмәт алучылар өчен ярминкә оештырылды. Ярминкәдә интернат-йорт хезмәткәрләре алып килгән яшелчә һәм җиләк-җимешне арзан бәягә саттылар.    Ярминкәдән берәү дә буш китмәде, барсы да канәгать калды . Ә җыелган акчалар социаль хезмәт алучылар өчен  “ Кулинария мәктәбе” түгәрәге оештыруга  тотылачак.

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча чара үткәрде.

Чистай шәһәр балалар китапханәсендә «Әбидә кунакта» дигән чара узды. 

 

3 октябрьдә Лаеш районы мәдәният йортында җәмәгать тәрбиячеләре арасында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2019»республика конкурсының зона этабы узды.

    3 октябрьда Арча картлар йортында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл ветераны Фомин Анатолий Константин улын 93 яшь туган көне белән котладылар.

Әтнә муниципаль районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең эшчәнлеге сыйфатына бәйсез бәя бирелде. Үзәк эшчәнлеген тикшерүдә "Гаилә канаты астында" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, "Нечкәбил-2016" конкурсының финалисты Зилә Мортазина һәм оешма әгъзасы, "Нечкәбил - 2017" финалисты Раушания Закирова катнаштылар.

Көз күпләрнең яңгыр һәм дым белән ассоциацияләнә, тик чынлыкта көз–аяк астындагы яфраклардан кетердәп торган келәм һәм якты төсләр, алардан кәеф күтәрелеп тора, ә ул шигъри кәеф, илһам...

2019 елның 3 нче октябрендә  Баулы шәһәренең « Берёзка » инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, гадәттәгечә, Көзге бал булып узды. Культорганизатор Альметкин В.А. социаль хезмәт алучыларны көзге бәйрәмне оештыруга һәм катнашуга рухландырды.

"Иҗади остаханә" клубы уңаеннан Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы балалар белән төркемле дәрес уздырды.

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова һәм социаль эш буенча белгеч Әлфирә Юнысова өлкәннәр көненә багышланган «Еллар узуы безгә комачау итми» дигән театраль тамаша уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International