«Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, буыннарның тыгыз элемтәсен саклау, өлкәннәрнең кәефен яхшырту максатыннан, Җәлил гимназиясы балалары «Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты» нда музыкаль - котлау программасы белән булдылар. Балалар әби-бабайлар өчен шигырьләр һәм җырлар әзерләгәннәр. Өлкәннәр дә бәйрәм белән котлауларын кабул иттеләр. Мәктәп балаларына әби-бабайлар рәхәтләнеп, күз яшьләре белән кушылып җырладылар. Чыгышлардан соң балалар әби-бабайларга үз куллары белән ясалган котлау открыткалары бүләк иттеләр.