"Туган як - родной край"

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген "Туган як" Республика акциясекысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклауминистрлыгының Питрәч районындагы Социаль яклау булеге начальнигы Сәхәбиева Рәшидә Рәшит кызы һәм ТР Питрәч муниципаль районының ветераннароешмасы рәисе Фәйзуллина Эльгиза Мөхәммәд кызы килделәр. Алар хәзер Югары Ослан интернат-йортында яшәуче якташларын Олылар көне белән котладылар,аларга бүләкләр тапшырдылар.Ветераннар якташларының кайтуына бик шат булдылар, зур кызыксыну белән аларның танышларының, күршеләренең тормышытурында сораштылар, үз чиратларында интернаттаяшәүләре турында сөйләделәр. Рәхмәт сүзлэре белән, котлаулар кабул иттеләр һәм үз якташларының игътибары өчен рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International