Һәрбер кеше үз язмышының, сәламәтлегенең, гомеренең хуҗасы булып тора. Димәк, ул аны озайтырга да, кыскартырга да мөмкин. Медицина өлкәсендә тикшеренүләр гомер озынлыгын арттырырга сәләтле факторларны да атыйлар. Әлеге факторларның берсе булып рациональ туклану тора.
«Минем тормыш стиле» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәгендә белгеч Римма Борисова белән Түбән Кама шәһәре медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе инструкторы Ләйсән Салихҗанова белән бергә «Кеше сәламәтлеге өчен туклануның роле» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: сәламәт яшәү рәвешенең иң мөһим компонентларыннан берсе буларак, рациональ туклану турында күзаллауны формалаштыру.
Чара башында белгеч катнашучыларны аның тематикасы белән таныштырды, мөһимлеген ассызыклады. Азык-төлекнең сәламәтлеккә, эшкә сәләтлелегенә, акыл һәм физик үсешенә, шулай ук кешенең гомер озынлыгына йогынты ясый торган иң мөһим факторларның берсе булуы исбатланган инде. Соңгы вакытта бу тема бик популяр. Бу хакта күзаллаулары булмаган бер генә кеше дә юк диярлек. Шулай булгач, нәрсә соң ул “Сәламәт туклану?” «Сәламәт туклану» дигән сүзләрне чып чынлап сәламәтлеге нык булган кешегә карата кулланып була. Әгәр кеше нинди дә булса туклану системасына ия булса яисә диета тотса, һәм аның сәламәтлеге яхшыра бара икән-мондый туклануны дәвалау, савыктыру дип атарга була. Алга таба катнашучылар белән уртак әңгәмәдә баланслы туклануның мөһимлеге, бигрәк тә балалар үсеше өчен булган роле турында әйтелде.
Соңыннан Ләйсән Салихҗанова хатын-кызларның сорауларына җавап бирде, нәтиҗә ясалды һәм ишетелгән материал гомумиләштерелде. Катнашучылар яңа очрашу турында килештеләр.