«Интернет һәм яңа технологияләр». Түбән Каманың «Веста» Үзәге

2019 елның 4 октябре, җомга

«Яшүсмерләрнең медиакультурасын формалаштыру «Мәгълүмати навигатор» дигән социаль технология кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 13 нче социаль участокта «Интернет һәм яңа технологияләр» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: төрле медиаиачыганаклардан алынган мәгълүматны мөстәкыйль критик анализлауга мотивация, заманча мәгълүмат технологияләре (видеохостинглар, браузерлар, блоггерлар) турында фикер алышу, медиапродукцияне төрле яклап анализлау ярдәмендә тәнкыйди фикерләүне үстерү.

Дәрес белгечнең нинди технологияләр булуы, бу технологияләр кулланылырга мөмкин булган заманча информацион технологияләр (видеохостинглар, браузерлар, блоггерлар) нәрсә булуы турында сөйләвеннән башланды. Лекцияне тыңлаганнан соң, белгеч балалар белән слайдлар карадылар, анда челтәргә керү мөмкинлеге булган кеше мөстәкыйль режимда фәннең теләсә кайсы өлкәсен өйрәнә, теләсә нинди китап укый, иҗади сәләтләрен үстерә, бөтен дөнья буенча кешеләр белән аралаша, үз ачышлары белән уртаклаша ала һәм башка бик күп нәрсәләрне өйрәнә алуы турында күрсәтелгән иде.  Шул ук вакытта, фикер алышуларда ялган, цинизм һәм мыскыллау атмосферасы хөкем сөргән сайтларда озак вакыт утыру кешенең үз-үзен кабул итүенә, үз-үзен тотышына начар йогынты ясый, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләр һәм җәмгыять турында тискәре күзаллауларны формалаштырырга мөмкин икәнен белделәр. Шуңа күрә Интернет челтәрендә игътибарлы булырга, начар сайтларга кермәскә кирәк.

Дәрес ахырында балалар алган белемнәренә анализ үкәрделәр һәм үзләре өчен нәтиҗәләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International