Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында оригами буенча мастер-класс үткәргәннәр

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә яшәүчеләр янында кунакта Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәге «ДОМ» Эко-үзәге хезмәткәрләре булды. Алар оригами техникасында күләмле открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Бу процесс бик мавыктыргыч булды! Интернат-йортта яшәүчеләр үз иҗатларында кулланырга мөмкин булган база технологиясен үзләштергәннәр. Шаян-шаяртулар белән дә, сөйләшүләр астында әби-бабайларыбыз да бака кебек зур йөрәк һәм уенчык ясарга өйрәнделәр. Нәкъ менә җылы һәм дустанә хәл очрашуда катнашучыларга үзләренең иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итте.

Биредә яшәүчеләрнең үз куллары белән башкарылган эшләреннән күпме соклану һәм кичерешләр калды. Бу очрашу бик позитив, җылы күңелле елмаюлар атмосферасында узды, бу исә мондый чараларның актуальлеген тагын бер кат ассызыклый. Чөнки нәкъ менә шундый иркен аралашу форматы өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен кирәкле итеп хис итәргә мөмкинлек бирә.

Чара ахырында Эко-үзәк хезмәткәрләре халыкны өлкәннәр көне белән чын күңелдән котладылар һәм һәркемгә татлы бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International