Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм чарасы узды.

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

 «Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, буыннарның тыгыз элемтәсен саклау, өлкәннәрнең кәефен яхшырту максатыннан, Югары Осланның «Каенкай «балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты» нда музыкаль - котлау программасы белән булдылар. Балалар әби-бабайлар өчен шигырьләр һәм җырлар әзерләгәннәр. Өлкәннәр дә бәйрәм белән котлауларын кабул иттеләр. Нәниләргә әби-бабайлар рәхәтләнеп, күз яшьләре белән кушылып җырладылар. Чыгышлардан соң балалар әби-бабайларга үз куллары белән ясалган котлау открыткалары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International