2020 елның 23 нче гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлиева Л.Х. тәрбияләнүче балалар белән Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан “Татарстанның тарихи урыннары” темасына презентация карау белән берлектә, тематик әңгәмә үткерде.
23 гыйнвар көнне Хәтер һәм Дан елы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Ватан, батырлык, дан турында» дигән шигырь укучылары конкурсы узды.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларга хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп «Могҗизалы тукымалар» дигән темага мастер-класс үткәрде.
«Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат» да социаль хезмәт алучыларның кышкы һавада сәфәре
Халыкара кочаклашулар көне - күңелле, җылы бәйрәм. Кочаклашулар безне гомер буе озата бара: без очрашканда, аерылышканда дуслар һәм туганнарыбызны кочаклыйбыз, шатлык һәм рәхмәт белдерү өчен җылы кочаклар бүләк итәбез.
2020 елның 21 гыйнварында "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында үзәк психологы тарафыннан "Йомры икмәк" әкияте мотивлары буенча төркемле уен-инсценировка үткәрелде. Клубның төп эшчәнлеге-сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм яшүсмерләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, вакытны бергә уздырып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу
Россия Федерациясендә "Дан һәм хәтер елы" кысаларында 2020 нче елның 21 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 балигъ булмаган бала өчен Тукайның “Апуш” исемендәге үзәк балалар китапханәсенә «Мин сугыш турында китаплардан беләм» дип исемләнгән экскурсия оештырды.
“Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында” психолог Вәлиева С.М. төп когнитив һәм психик функцияләрне торгызу һәм үстерүгә юнәлдерелгән дәрес үткәрде. "Сурәтне тәмамла" методикасы кулланылды. Дәресләрнең максаты: проектлы методикадан чыгып, шәхеснең характеристикаларын төзү; шәхеснең үз-үзе турында мәгълүматны тулыландыру; рефлексия; шәхесара мөнәсәбәтне, фикерләүне яхшырту.
Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Гөлназ Веселовская һәм Гөлнара Гизатуллина балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны кисәтү буенча «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында закон белән каршылыклары булган 20 яшүсмер өчен хоккей матчына баруны оештырдылар.