ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

        Кукмара муниципаль районы «Тылсым " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Скандинавия йөреше» технологиясе актив кулланалар.

Татарстан Республикасында «Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм «Демография» милли федераль проектны тормышка ашыру кысаларында дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарны медицина оешмаларына алып бару гамәлгә ашырыла.

Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Татарстанның тарихи урыннары буйлап виртуаль сәяхәт»дип исемләнгән китапханә дәресе узды.

2020 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тулу уңаеннан, блокадник Валерий Иванович белән очрашу оештырдылар.

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Ветеран белән ял көне” проектын гамәлгә ашыру буенча утырыш үткәрелде, проект кысаларында үткәрелүче чаралар планы төзелде һәм үткәрү көннәре билгеләнде.

2020 нче елның 22 нче гыйнварында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Россия яшь рәссамнары сәнгать конкурсының катнашучыларын тәбрикләделәр.                     

2020 елның  23 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Җил, давыл, һәлакәт” темасына презентация күрсәтелде.

Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р. С. кече төркем балалары белән «Тәрбияче, укытучы һөнәре» дигән темага ачык һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрелде.

Дәреснең максаты: балаларда тәрбияче, укытучы һөнәре турында күзаллауны формалаштыру; балаларның һөнәр үзенчәлекләре турында белемнәрен ачыклау, гомумиләштерү һәм киңәйтү; бәйләнешле сөйләм, логик фикерләү, хәтерне үстерү; тәрбиячегә һәм укытучыга карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Арчаның «Өмет чаткысы»  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен бөек галим, физик, атом-төшче Сахаров Андрей Дмитриевичның тууына 100 ел тулуга багышланган чара уздырылды.

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 17 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Әлфия Байкова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 10 бала өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International