"Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Развивайка" клуб эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технология эшчәнлеге дәвам итә.
2020 елның 21 гыйнварында "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында үзәк психологы тарафыннан "Йомры икмәк" әкияте мотивлары буенча төркемле уен-инсценировка үткәрелде. Клубның төп эшчәнлеге-сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм яшүсмерләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, вакытны бергә уздырып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу .
Чараның максатлары һәм бурычлары:
- әкиятне сәхнәләштерүдә катнашу
- импровизацияләүнең мөстәкыйль элементларын кертү
- уен бәйләнешен формалаштыру
- социаль ориентлашуны үсеше
- тактиль хисләрне актуальләштерү
- дөрес аралашу күнекмәләрен формалаштыру
- психомотор өлкәсен үстерү
- хәтер үсешен яхшырту
- иҗади карашны үстерү өчен шартлар тудыру
- уртак хезмәттәшлек
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техника куллана. Әлеге дәрес, психологик коррекция ысулы буларак, курчак терапиясе методын кулланып үткәрелде. Курчак терапиясе эмоциональ контакт урнаштырырга, балаларны коллективка берләштерергә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә, хәтер, игътибар, сөйләм, моторика үсешенә ярдәм итә.
Курчак белән эшләү кулларның нечкә моторикасын һәм хәрәкәтләрнең гомуми координациясен камилләштерергә, курчак аша хисләрне белдерергә мөмкинлек бирә, коммуникатив һәм иҗади күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә.
Катнашучылар кулга киелгән курчаклар ярдәмендә үз курчак театрын булдырдылар һәм "Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштерделәр, төрле интонацияләрдә, үз фантазияләрен һәм карашларын да кертеп, әкиятләр сөйләделәр, аны төрле интерпретацияләрдә модельләштерделәр, әкият сюжеты буенча тематик табышмаклар чиштеләр. Ә аннан соң балалар үзләре өчен иң яраткан әкият персонажын сайладылар, аның сыйфатлары турында сөйләделәр. Алга таба, пластилин ярдәмендә һәр бала әти-әнисе белән бергә яраткан геройын әвәләде.
Дәрестә катнашучыларның гомуми эмоциональ фоны артты, гаилә эчендәге бердәмлек формалашты.