Кыш-елның тылсымлы чоры! Саф һавада йөрү нерв системасына уңай йогынты ясый, арыганлыкны киметә, организмны чыныктыра, шулай ук организмдагы матдәләр алмашына тәэсир итә, авырлыкның кимүенә булыша. Саф һавада йөрү - интернатта яшәүчеләр өчен бик мөһим режимлы күренеш. Ул шулай ук кешеләрнең физик, танып – белү, сөйләм, социаль - шәхси һәм сәнгать - эстетик үсешенә дә ярдәм итә. Бүген, 23 гыйнвар көнне, интернатта яшәүчеләр Бәдретдинова Г.С. һәм социаль хезмәткәр Демидова з. Р. белән берлектә саф һавага сәяхәт оештырдылар. Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп, кар һәм су, агачлар, кышлаучы кошлар һәм хайваннар, аларга елның кышкы чорында ярдәм итү турында әңгәмә үткәрделәр. Әлеге сәфәрнең нәтиҗәсе булып, кышлаучы кошлар белән танышу өчен шартлар тудыру һәм алга таба кошлар өчен җимлекләр ясау һәм аларны интернат территориясендә элү тора.