2020 елның 23 нче гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлиева Л.Х. тәрбияләнүче балалар белән Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан “Татарстанның тарихи урыннары” темасына презентация карау белән берлектә, тематик әңгәмә үткерде.
Максат: Балаларның күзаллауларын киңәйтү, Татарстанның тарихи урыннары белән таныштыру. Туган Республикабызга карата ярату һәм патриотик хисләр тәрбияләү.
Катнашучылар: 5 тэрбияләнүче.
Бүген Татарстанның тарихи урыннарына багышланган әңгәмә оештырылды. Ул презентация карау белән берлектә үрелеп барды. Балалар зур кызыксыну белән презетацияне карадылар, материалны тыңладылар һәм туган төбәгебезнең иң истә калырлык, мавыктыргыч урыннары белән таныштылар. Әңгәмә барышында тәрбияче тарихи урыннар, йолалалар һәм архитектура һәйкәлләре турында кызыклы мәгълүматлар ирештерде.
Барлык балалалар да актив катнашты, бик тә, канәгать булып, презентацияне карадылар һәм тыңладылар.