«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның сентябреннән Балтач муниципаль районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру башланды. 2020 елның 9 гыйнварыннан башлап социаль яклау бүлеге, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Балтач үзәк район хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәннәрне медицина оешмаларына илтүне дәвам итәләр.

2020 елның 1 кварталында үзәк район хастаханәсенә, Кариле, Чепья, Яңгул табиблык амбулаторияләренә диспансеризация узу һәм кирәкле медицина тикшерүләрен үтү өчен авыл торак пунктларында яшәүче 432 өлкән кешене һәм инвалидны китерү планлаштырыла.

Диспансеризация үтүчеләр машина йөртүченең, фельдшерларның, социаль хезмәткәрләрнең, участок табибларының һәм шәфкать туташларының бердәм эшеннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International