23 гыйнвар көнне Хәтер һәм Дан елы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Ватан, батырлык, дан турында» дигән шигырь укучылары конкурсы узды.
Конкурсның максаты: гражданлык һәм патриотизм, үлемсез хәрби батырлыкка хөрмәт тәрбияләү; талантлы балаларны ачыклау һәм бүләкләү; сәнгатьле укуга, актерлык осталыгына өйрәтү; Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында белемнәрне киңәйтү.
Конкурс барышында балалар ничек сугыш башланганын, фашистларның кем булуын турында, рус солдатларының ничек җиңүгә барганын, халыкның ничек тылда хезмәт иткәнен искә төшерделәр, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына үз карашларын белдерделәр, сугыш вакыйгаларының нәтиҗәләре турында уйладылар.
Бер генә катнашучы да читтә калмады. Балалар һәм аларның әти-әниләре Бөек Ватан сугышы вакытында язылган шигырьләр әзерләделәр, актерлык осталыгында бик теләп катнаштылар. Конкурс ахырында балалар бүләкләр алдылар.