Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Гөлназ Веселовская һәм Гөлнара Гизатуллина балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны кисәтү буенча «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында закон белән каршылыклары булган 20 яшүсмер өчен хоккей матчына баруны оештырдылар. Максат: буш вакытны оештыру, яшүсмерләр арасында хоккейны пропагандалау һәм үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
Кайсы малай хоккейны яратмый? Хоккей матчын җанлы карау күңел ачу максатыннан гына түгел, тәрбия күзлегеннән дә файдалы. Мондый чаралар яшь буыннар асында спортка, сәламәт яшәү рәвешенә дөрес һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә. Шул максат белән яшүсмерләр Түбән Кама нефть химиясе “Ачык акционерлык җәмгыяте”нең Боз сараена бардылар, анда «Нефтехимик» (Түбән Кама) һәм «Автомобилист» (Екатеринбург) командаларының уены узды.
Балалар рәхәтләнеп хоккейчыларның киеренке уенын карадылар. Бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.