“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Могҗизалы тукымалар» дигән темага мастер-класс

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    

   “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларга хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп «Могҗизалы тукымалар»  дигән темага мастер-класс үткәрде.

     Мастер-классның максаты: Иҗади сәләтне һәм кулларның вак моторикасын үстерү. Актив ял оештыруга кызыксынучанлыкны тудыру. Өлкән буын гражданнарының тормыш дәрәҗәсен күтәрү.

     Белгеч, интерьер һәм  кием бизәүнең бер  элементы булырга мөмкин булган тукымадан, чәчәк ясарга тәкъдим итте. Эш барышында катнашучылар, бер-берсенә очлы тишүче һәм кисүче эйберләр белән эшләгәндә, үтәлергә тиешле куркынычсызлык техника  кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чәчәк  ясау һәм  шулай ук тукыма белән эшләү вак моториканың һәм психик процессларның үсешенә ярдәм итә, иҗади активлыкны арттыра.

      Мастер-класста катнашучылар, махсус әзерлексез һәм гади генә материаллар кулланып, матур чәчәкләр ясарга мөмкинлегә ышандылар. Социаль хезмәт  алучылар киләчәктә дә үз куллары белән эшләнмәләр ясарга теләкләре бар икәнен белдерделәр. Үз куллары белән башкарган әйберләрнең йортта матурлык һәм жылылык хисләре тудыруын билгеләп үттеләр.

 Чарада 7 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International