Түбән Кама муниципаль районында Шәфкатле күршеләр елы кысаларында елда Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 11 бала арасында “Без яхшы булсак җир дә тизрәк әйләнә!” дигән интерактив дәрес үткәрде.
Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльвира Нәфыйкова 7 нче санлы социаль участокта «Висло-Одер операциясе» дигән темага дәрес үткәрде.
2020 елның 21 гыйнварында Сарман муниципаль районында « Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәт алучылар өчен өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
Теннис мәйданчыгында азарт һәм җиңүгә омтылыш рухы хөкем сөрде. Уенчыларның яшьләре зур булуга карамастан, оппонентларның тупларын җитезлек белән тар-мар иттеләр, ә ярыш күпләр өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим булган мавыктыргыч чара булды. Уенчылар ярыш нәтиҗәләре буенча бик канәгать калдылар, шулай ук күбрәк спорт чараларын үткәрүләрен сорадылар.
22 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Орион» яшьләр үзәге белгечләре 36 инвалид бала һәм аларның әти-әниләре өчен «Морозко өчен тылсымлы ачкычлар» дигән күңел ачу чарасы уздырдылар.
Бәйрәмнең төп геройлары Настенка һәм Ковбойка иде. Балалар һәм өлкәннәр белән бергә геройлар Морозко өчен тылсымлы ачкычлар эзләделәр. Күп кенә күңелле конкурслар, табышмаклар һәм уеннар, бер генә баланы да битараф калдырмады. Барысы да бик теләп төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар.Шатлыклы көлү, дәртле музыка барлык катнашучыларга яхшы кәеф өстәде. Аерылышыр һәм кабат очрашыр алдыннан барысы да истәлеккә фотога төштеләр.
2020 елның 22 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр балалар һәм әти – әниләр белән берлектә “Көчле, кыюлар, җитезләр” дигән уен сәгате үткәрделәр.
Яр Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Сәламәтлек минуты!” дигән темага викторина үткәрде.
Социаль хезмәт алучылар арасында бер-берсенә карата, дустанә мөнәсәбәт һәм толерант мөнәсәбәтләр формалаштыру максатыннан, 21 гыйнвар көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында халыкара кочаклашулар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды
Мәктәпне тәмамлагач, "алга таба кая барырга һәм нәрсә белән шөгыльләнергә"дигән сорау туа.
2020 елның 19 январендә 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарыбыз Янгулда яшәүче Шәмсенур Газизовага һәм Иске Көшкәт авылында гомер итүче Петр Карабаевка, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
2020 нче елның 21 нче гыйнварында «Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты» тәрбиячесе Эзекова Энҗе Рафаэль кызы «Алар Ватанны сакладылар» темасына шөгыль үткәрде.