Сугыш... Кешеләрнең өметен һәм ышанычын сындыра алмаган, әмма көченнән мәхрүм итә алмый торган сүз. Ул – туганнарына фронттан хатлар, сугышчан бүләкләр, хәтер генә калган сугыш. Тик вакытлар узу белән медальләр югала, хатлар саргая, бары тик хәтер генә кала, чөнки ул - мәңгелек. Сугыш афәт һәм газаплар алып килде, әмма гади сугыш солдатларының батырлык һәм каһарманлык үрнәкләрен күрсәтте.
Россия Федерациясендә "Дан һәм хәтер елы" кысаларында 2020 нче елның 21 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 балигъ булмаган бала өчен Тукайның “Апуш” исемендәге үзәк балалар китапханәсенә «Мин сугыш турында китаплардан беләм» дип исемләнгән экскурсия оештырды. Максат: балаларның Бөек Ватан сугышы турында булган белемнәрен киңәйтү, патриотизм хисе формалаштыру.
Экскурсия китапханәдәге эш зоналары белән танышудан башланды, алар яшь төркемнәренә бүленгән. Аннан соң балалар белән “Китап хәтерендә сугыш мизгелләре” дигән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган китап-крос турында мәгълүмат тыңладылар һәм анда катнашырга теләк белдерделәр.
Очрашу Илья Миксонның «Яшәгән ди, булган ди» китабы буенча электрон презентация күрсәтү белән тәмамланды, аны караганнан соң балалар: «Җирдә беркайчан да сугыш булмасын! Чөнки һәр кеше җирдә шатлык белән яшәр өчен туа, һәр кеше күкнең зәңгәр, ә кояшның якты һәм җылы булуын тели» дигән нәтиҗә ясадылар.