Халыкара кочаклашулар көне - күңелле, җылы бәйрәм. Кочаклашулар безне гомер буе озата бара: без очрашканда, аерылышканда дуслар һәм туганнарыбызны кочаклыйбыз, шатлык һәм рәхмәт белдерү өчен җылы кочаклар бүләк итәбез.
2020 елның 21 гыйнварында «Гнездышко» социаль приютында кече һәм өлкән төркем балалары бер-берсенә ярдәм итәргә, аралышырга өйрәнделәр. Балаларның авыр хәлдә ярдәмгә килергә теләге туды; дуслыкның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә мөһим сыйфат булуын аңлау барлыкка килде.