2018 елның 25 декабрендә “Ашыт” спорт комплексында мөмкинлеге чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды. Чараны мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм “Изгелек” социаль үзәге хезмәткәрләре бик матур итеп алып бардылар. Районның башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов та балаларны бәйрәм белән котладылар. Уеннарда бик актив катнашкан балаларның тавышларына караганда, алар бик канәгать калдылар. Бәйрәмдә 30 га якын инвалид бала, аларның әти-әниләре һәм кунаклар катнашты. Бәйрәмгә килгән Кыш бабай белән Кар кызы балаларны сихри әкият дөньясында кунак итеп, мулдан бүләкләр тараттылар.
Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар аеруча куркынычсызлыкка дучар булган халык төркеме. Өлкән кешенең ишетү, күрү сәләте кими, исне кабул итү сәләте начарлана. Шуның аркасында алар янгын корбаны булырга мөмкин. 24 декабрдән башлап Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр. Көнкүрештә янгыннар килеп чыгуның төп сәбәпләре һәм өстәмә куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр.
Безнең һәркайсыбыз, нинди яшьтә булуга карамастан, могҗизаларга ышана. Яңа ел алдыннан көтелмәгән азык-төлек бүләген балачактан инвалид Гөлсәйдә Низамова алды.
25 декабрь көнне “Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә яңа ел бәйрәме алдыннан 50 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы чакырылган иде.
Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре ТАССР тарихы буенча фотоальбомнар карау («Хатирәләр терапиясе») белән әңгәмәләр оештырдылар.
Ике мең унсигезенче елның егерме бишенче декабрь көнне Мамадыш муниципаль районың "Кайгырту" үзәге социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә Яруллин исемендәге сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре көче белән хәйрия концерты узды
25 нче декабрь 2018 нче ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар катнашында “Яңа ел килә, яңа ел” дигән күңел ачу кичәсе үткәрделәр.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәләтләрен күрсәтү, бәйрәм атмосферасын булдыру һәм мәдәни ялны оештыру иде.
Бәйрәм залын бизәгәндә социаль хезмәт алучыларның кәгазьдән ясалган кул эшләнмәләре – “Кар бөртекләре” кулланылды.
Яңа ел кичәсе ике өлештән торды. Катнашучылар узып баручы елга йомгак ясадылар, үзләренең уңышларын билгеләп үттеләр, күңелсез вакыйгалар белән көрәшү һәм тискәре хисләрне җиңү юлларын ачыкладылар. Яңа елда гамәли теләкләрне тормышка ашыру һәм куелган максатларга ирешү юлларына тукталдылар. Социаль хезмәт алучыларның башкарган җырлары, шигырьләре, биюләре һәм кичәдә оештырылган уеннар бәйрәмгә ямь өстәде. Менә шулай күңелле һәм җитди итеп Иске елны үткәрделәр.
Чараның икенче өлешендә кунаклар Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдылар һәм бергәләп чыршы янында җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм кичәсенең сюрпризы - Кыш Бабай лотереясы уйнату булды.
Барлык катнашучылар да социаль хезмәттәшлектән уңай тәҗрибә алдылар. Алар музыка иҗатының төрле жанрлары, интеллектуаль, юморлы уеннар аша үзләренең сәләтләрен күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерделәр.
Чарада 49 кеше катнашты.
2018 нче елның 24 нче декабрендә Бөтенроссия «Ирекле ярдәмчеләр елы-2018» кысаларында «Келәм» яшьләр инициативалар үзәгендә Түбән Кама муниципаль районында иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә йомгак ясау буенча чара үткәрелде. Әлеге чарада иреклеләр арасында активистлар һәм оешма вәкилләре, шул исәптән «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге дә катнашты.
2018 нче елның 24 нче декабре көнне тәрбияче Марина Василий кызы Сәгыйдуллина мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Әкият юллары буенча» дип исемләнгән викторина үткәрде.
Әлеге викторинаның максатлары: балаларның таныш әкият исемнәре һәм аларның геройлары турындагы белемнәрен ныгыту; ишетеп аңлау игътибарын һәм иҗади күзаллау сәләтләрен үстерү; балаларда әкиятләргә кызыксыну тәрбияләү; бала күңелендә шатлык тойгысы кичерә алуны тудыру.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда янгын куркынычсызлыгы буенча укулар