Иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә йомгак ясау буенча чара. "Веста" Үзәге

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

2018 нче елның 24 нче декабрендә Бөтенроссия «Ирекле ярдәмчеләр елы-2018» кысаларында «Келәм» яшьләр инициативалар үзәгендә Түбән Кама муниципаль районында иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә йомгак ясау буенча чара үткәрелде. Әлеге чарада иреклеләр арасында активистлар һәм оешма вәкилләре, шул исәптән «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге дә катнашты.

Кереш сүз белән чараны «Түбән Кама районында иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге» яшьләр иҗтимагый берләшмәсе рәисе Булат Әюпов ачты һәм Түбән Кама районында иреклеләр өлкәсендә төп казанышлар белән таныштырды. Алга таба ирекле хәрәкәт җитәкчеләре 2018 нче елда төрле юнәлешләр буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Очрашу 2019 нче елга әлеге юнәлеш буенча эш планы буенча фикер алышу белән дәвам итте.

Чара ахырында активистларны бүләкләү тантанасы уздырылды. "Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге шулай ук Түбән Кама шәһәрендә социаль иреклеләр хәрәкәтен үстерүдә катнашкан өчен рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International