“Яңа ел килә, яңа ел” дигән күңел ачу кичәсе

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

25 нче декабрь 2018 нче ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар катнашында “Яңа ел  килә, яңа ел”  дигән күңел ачу кичәсе үткәрделәр.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәләтләрен күрсәтү, бәйрәм атмосферасын булдыру  һәм мәдәни ялны оештыру иде.

Бәйрәм залын бизәгәндә социаль хезмәт алучыларның кәгазьдән ясалган кул эшләнмәләре – “Кар бөртекләре” кулланылды.

Яңа ел кичәсе ике өлештән торды. Катнашучылар узып баручы елга йомгак ясадылар, үзләренең уңышларын билгеләп үттеләр, күңелсез вакыйгалар белән көрәшү һәм  тискәре хисләрне җиңү юлларын ачыкладылар. Яңа елда гамәли теләкләрне  тормышка ашыру һәм куелган максатларга ирешү  юлларына тукталдылар. Социаль хезмәт алучыларның башкарган җырлары, шигырьләре, биюләре һәм кичәдә оештырылган уеннар бәйрәмгә ямь өстәде. Менә шулай күңелле һәм җитди итеп Иске елны үткәрделәр.

Чараның икенче өлешендә кунаклар Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдылар һәм бергәләп чыршы янында җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм кичәсенең сюрпризы - Кыш Бабай лотереясы уйнату булды.

Барлык катнашучылар  да социаль хезмәттәшлектән уңай тәҗрибә алдылар. Алар музыка иҗатының төрле жанрлары, интеллектуаль, юморлы уеннар аша үзләренең сәләтләрен  күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерделәр.

Чарада 49 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International