Кыш-ул елның могҗизалы вакыты, өйдә мандарин исе килә, бар җир дә гирлянда утлары белән әйләндереп алына, чыршы астында Яңа ел бүләкләрен әзерлиләр, ә балалар Кыш бабай белән матур кышкы бизәкләр бизәгән тәрәзәләргә карыйлар. Балаларның да, әлбәттә инде, өлкәннәрнең дә иң яраткан бәйрәме, Яңа ел.
2018 нче елның 25 нче декабрендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 30 бала һәм аларның ата-аналары «Ә Яңа ел бит булачак!» дип аталган Яңа ел тамашасына чакырылдылар. Бәйрәмгә балалар күтәренке кәеф белән килделәр. Яңа ел тамашасында катнашкан белгечләр, үзләренең иҗади осталыкларын, артистлык һәм оештыру сәләтен күрсәтеп, яхшы артистлар ролен уйнадылар. Алар төрле геройларга: Урман карачкысы, кикимор, суык, электрика, санэпидемстанция вәкиле, гади балалар ролена кереп уйнадылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы керү белән җыр-биюләр, уеннар һәм конкурслар белән чын бәйрәм башланды. Тамашадан соң балалар шигырьләр сөйләделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, «Тасма» сәүдә йорты тарафыннан «Теләкләр чыршысы» белән бирелгән исемле яңа ел бүләкләрен тапшырдылар. Әлеге чыршы сәүдә йортында урнаштырылган иде. Яңа ел чибәркәенә балалар Кыш Бабайга үз теләкләре белән язылган открыткалар һәм хатлар элгәннәр иде. Кибеткә килгән һәр кеше открытка ала һәм баланың үтенечен үти ала. Шулай итеп, барлык балалар да хыялланган һәм үздәле яңа елга теләгән бүләкләрен ала алдылар.