Безнең һәркайсыбыз, нинди яшьтә булуга карамастан, могҗизаларга ышана. Яңа ел алдыннан көтелмәгән азык-төлек бүләген балачактан инвалид Гөлсәйдә Низамова алды. Шәхси эшмәкәр Рәсимә Сәгыйтова (Балтач ш.т.п.) сюрприз әзерләргә һәм аны 46 яшьлек Гөлсайдәгә тапшырырга берсүзсез риза булды.
Күптән түгел Балтач районына күчеп килгән Хәйруллиннар гаиләсен дә зур сюрприз көтте. Әлеге гаиләдә тәрбияләнүче ике балага Гөлүсә Фәрхетдинова (Балтач ш.т.п.) азык-төлек кенә түгел, памперслар һәм дә Яңа ел тәм-томнарын бүләк итте.
Бу игелекле эшләрдә катнашучыларның барысы да бик яхшы тәэсирләр алды дип уйлыйбыз. Балтачның «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре – адреслы ярдәм күрсәтүдән канәгатьлек хисләре кичерә...