Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар аеруча куркынычсызлыкка дучар булган халык төркеме. Өлкән кешенең ишетү, күрү сәләте кими, исне кабул итү сәләте начарлана. Шуның аркасында алар янгын корбаны булырга мөмкин. 24 декабрдән башлап Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр. Көнкүрештә янгыннар килеп чыгуның төп сәбәпләре һәм өстәмә куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр.