Әтнә районы "Изгелек" социаль үзәге. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

2018 елның 25 декабрендә “Ашыт” спорт комплексында мөмкинлеге чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды. Чараны мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм “Изгелек” социаль үзәге хезмәткәрләре бик матур итеп алып бардылар. Районның башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов та балаларны бәйрәм белән котладылар. Уеннарда бик актив катнашкан балаларның тавышларына караганда, алар бик канәгать калдылар. Бәйрәмдә 30 га якын инвалид бала, аларның әти-әниләре һәм кунаклар катнашты. Бәйрәмгә килгән Кыш бабай белән Кар кызы балаларны сихри әкият дөньясында кунак итеп, мулдан бүләкләр тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International