2018 нче елның 24 нче декабре көнне тәрбияче Марина Василий кызы Сәгыйдуллина мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Әкият юллары буенча» дип исемләнгән викторина үткәрде.
Әлеге викторинаның максатлары: балаларның таныш әкият исемнәре һәм аларның геройлары турындагы белемнәрен ныгыту; ишетеп аңлау игътибарын һәм иҗади күзаллау сәләтләрен үстерү; балаларда әкиятләргә кызыксыну тәрбияләү; бала күңелендә шатлык тойгысы кичерә алуны тудыру.
Без барыбыз да балачактан әкиятләр яратабыз. Әкиятләр безне тормышка өйрәтәләр, яхшылык һәм явызлык турында сөйлиләр. Әкият дөньяны танып белергә ярдәм итә. Ә менә балаларның әкиятләрне ни дәрәҗәдә яхшы белүләренбез «Әкият юллары буенча» дип исемләнгән викторина барышында ачыкладык. Иң элек балаларга әкиятләр, алардагы геройлар һәм әкияти предметлар турында табышмакларга җавап бирергә кирәк иде. Барысы да әлеге биремне үтәделәр. Аннан соң балалар рәсемдә сурәтләнгән предметлар җыелмасы буенча әкиятнең исемен әйттеләр, әкият иллюстрацияләре төшерелгән кисәкләрдән бербөтен рәсем җыйдылар, әкиятләрдә очраган мәкальләрне искә төшерделәр. Шулай ук балалар үзләренең яраткан әкият персонажларын ясадылар. Чара ахырында балалар «Йомры икмәк» әкиятен сәхнәләштерделәр.
Әлеге чара вакытында балаларның бик күп әкиятләрне белгәнлекләре ачыкланды. Викторина балаларда яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге калдырды.