2018 елның 15 декабрендә “Жемчужина» бассейны бинасының сенсор бүлмәсендә, район Советы депутатлары инициативасы буенча, инвалидлар оешмасы белән берлектә, шулай ук районда Бердәм Россия фракция рәисе Попкова Н.И. катнашында, “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы, балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән олырак кешеләр белән “Урман буйлап сәяхәт” дигән аутотренинг үткәрде.
2018 елның 14 декабрендә Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 5 бала белән “Безнең чыршы бик матур” дигән чара үткәрделәр.
24 декабрь көнне Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында Нурсания Кашаповнаның һәм аның иҗатташ дусларының концерты узачак.
Яңа ел балалар өчен ниндидер могҗиза, ниндидер тылсымлы һәм шатлыклы вакыйгалар белән күзаллана. Һәм һәр баланың бәйрәм хисен тоюы бик мөһим. Шуңа күрә Яңа ел алдыннан, Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тормыш мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел тамашасы узды.
24 нче декабрь 2018 нче ел, дүшәмбе
“Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы студентларының бәйрәм концерты булды.
Чараның максаты: бәйрәмчә, дустанә шартлар тудыру, хөрмәт хисе һәм яшь буынның өлкән яшьтәге кешеләр белән иҗади хезмәттәшлеген үстерү.
"Без генә" дигән вокал-хореография студиясе җитәкчесе Ирина Сергеева социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Студентлар төрле халыкларның дәртле биюләрен һәм җырларын башкардылар. Чара барышында яшь артистлар төрле интеллектуаль, күңелле биремнәр ярдәмендә тамашачылар белән аралаштылар. Бу залда яхшы кәеф һәм бәйрәм атмосферасы булдыру мөмкинлеге бирде.
Чарада 37 кеше катнашты.
Яңа ел - киләсе елның беренче көнендә елның соңгы көннән үк күчүче төп календарь бәйрәме. Нәкъ менә бу бәйрәмне дөньяның барлык балалары түземсезлек белән көтәләр. 2018 нче елның 21 нче декабрендә «Веста» Үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 30 бала өчен «Яңа ел планета буенча атлый» дигән Яңа ел чарасы үткәрелде. Әлеге чараны иганәчеләр һәм иреклеләр нигездә Екатерина Исмәгыйлева һәм Талия Садыйкова оештырдылар. Бәйрәмне үткәрүдә шулай ук “Кура җиләгедәй фил” анимация төркеме, “Бала-чага” балалар кием-салым кибете, “Brownie” кондитер төркеме дә катнашты.
Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында эшләп килүче “Волонтер” берләшмәсе иреклеләре физик мөмкинлекләре чикләнгән, ятимнәр һәм тәрбиягә алынган балалар өчен оештырылган Яңа ел чарасында ярдәмгә килделәр.
2018 нче елның 21 нче декабрендә «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 9 нчы санлы социаль участокта күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән 14 бала өчен «Аңлау өчен ориентир» программасы кысаларында «Исем югалды» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: үзеңә карата уңай мөнәсәбәтне үстерүгә ярдәм итү, вербаль агрессияне профилактикалау.
«Игелек чаткылары» программасы буенча профилактик дәрес үткәрелде.
“Омет”халыкны социаль яклау узәгендә оештырылган “Замандаш” клубы членнары үзәкнең белгечләре белэн берлектә, өйдән чыга алмаучы авырып ятучы өйдә хезмәт алучыларны яңа ел белән котларга бардылар. Аларның күңелләрен күтәрердәй җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, җылы теләкләр теләп аларга яшәү дәрте өстәделәр.