Яңа ел алдыннан тамаша

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан һәр бала Тылсым иленә эләгергә, Яңа Елның иң әкияти персонажыннан – Кыш бабайдан күптән көтелгән Яңа ел котлаулары алырга хыяллана.

25 декабрь көнне “Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә яңа ел бәйрәме алдыннан 50 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы чакырылган иде. "Яңа Ел чыршысы янындагы кышкы әкият" кә балалар Кар бабай  һәм клоун белән бергә юл тоттылар. Маҗаралар табышмаклар, уеннар, әйлән-бәйлән, чыршы тирәли дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да Кыш бабай һәм Кар кызының килүен түземсезлек белән көтте, әмма хәйләкәр Убырлы Карчык үзенең мәкерле сихере белән аларның  килүен тоткарлады. Һәм бары тик  Убырлы Карчыкка тәгъдим ителгән җылытылган һәм навигаторлы әкияти «турбо себерке» генә әкияти сәяхәтне дәвам итәргә ярдәм итте.

Балалар бик теләп шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар. Һәр катнашучы әкият персонажлары белән истәлеккә фотога төште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International