Хәйрия концерты

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Ике мең унсигезенче елның егерме бишенче  декабрь көнне Мамадыш муниципаль  районың "Кайгырту" үзәге социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә Яруллин исемендәге сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре көче белән хәйрия концерты узды. Кунаклар -"Фантазия" дуэты,  узләренен иҗатын тәгъдим иттеләр, Эльмира Костягина - флейтта һәм Елизавета Король – пианинода уйнадылар. Лектор Марина Квасникова "Туган як көйләре" дигән концерт программасы белән таныштырды һәм татар композиторларының иҗаты турында сөйләде. Концерт татар көйләре поппурисыннан башланды, сандугач көе үзенчәлекле колорит белән аваздаш иде. Барлык чыгышлар дәвамында халык музыкасы милләт үзенчәлекләрен, халык рухын, тулы дәрәҗәдә чагылдырды. Сәнгать белән рухланган, өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар бу чараны оештыручыларга бик озак тәэсирләнеп, рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International