ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

        Шушы көннәрдә Балтачның 110нчы янгын сүндерү коткару бүлеге җитәкчесе Рифнур Сәгыйтов һәм өйгә барып    социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллиналар ялгыз яшәүче пенсионерларның автомат рәвештәге янгын сигнализацияләренең туклану элементын алыштырдылар һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр.

25 декабрь көнне Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында балалар елкасы узачак.

ТУКАЙ КАРТЛАР һӘМ ИНВАЛИДЛАР ИНТЕРНАТ-ЙОРТТА Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Янгын саклау «Дәүләт учреждениесенең аерым посты» башлыгы Вәлиев Н.Я. тарафыннан яшәүчеләргә һәм хезмәткәрләренә тагын бер тапкыр янгын чыгу сәбәпләре, янгын вакытында нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды. Янгынны сүндерүгә караганда аны булдырмау яхшырак, кечкенә шырпыдан зур фаҗига килеп чыгарга мөмкин!

  Яңа ел үзенчәлекле, якты бәйрәм. Һәр бала дулкынлану белән Кыш Бабай килүен һәм Яңа ел бүләген көтә.

«Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар «Яшь талантлар”дигән конкурста катнаштылар.Бу конкурс башкалабыз Казанда узды. Конкурста катнашучы балалар үзләренең яраткан шигырьләрен матур итеп сөйләделәр.Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Яңа елга багышланган  чаралар  башланды. 2018 нче елның 26 нчы декабрендә интернат-йортта  ООО «Форд Соллерс» вәкилләре булдылар. Социаль хезмәт алучылар өчен Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары, табышмаклар, матур шигырьләр һәм концерт номерлары белән бәйрәм әзерләнгән иде. Барлык бу йортта яшәүчеләр бүләкләр белән тәбрикләнделәр һәм бәйрәмнән канәгать калдылар.

2018 елның 26 нчы декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Фазлиева Ләйсән тарафыннан “Кыш Бабай почта сумкасы” дигән уен шөгыле үткәрелде.

26 нче декабрь 2018 нче  ел, чәршәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторлары Ләйсән Зиянгирова һәм Зөһрә Закирова «Туп белән эстафета» дигән спорт - сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.

 Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик сәләтләрне үстерү, коллективта шөгылләнә белү.

Чараның программасы бик бай булды. Шөгыль күңел ачу уеннары  белән башланып китте, барысы да бию көйләре аша күңел күтәренкелеге алдылар. Соңыннан катнашучылар “Баскетбол” һәм “Футбол” дигән ике командага бүленделәр. Төп өлештә аларга туп белән төрле ярышлар, табышмаклар һәм кызыклы сораулар тәкъдим ителде.

«Туп тапшыр», «Туплар узышы», «Туп белән ярыш», «Тупны югалтма», «Туп белән эстафета», «Тупны тот», «Пингвиннар», «Тупны тәгәрәт» дигән уеннарда  катнашучылар максатка омтылучанлык, чыдамлылык, зирәклек сыйфатларын күрсәттеләр.

Әлеге мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Җанатарлар һәм тамашачылар уен барышын игьтибар күзәттеләр.

Чара нәтиҗәләре буенча "Футбол" дигән командасы җиңү яулады. Катнашучылар һәм җанатарлар татлы призлар белән бүләкләнде.

Чарада 19 кеше катнашты.

 

Яңа ел бәйрәме - балалар һәм өлкәннәр бәйрәме, аңа алдан әзерләнәләр, аны көтәләр. Бүген «Веста» Үзәгендә 55 инвалид бала һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чарасы узды.

2018 нче елның 25 нче декабрендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 30 бала һәм аларның ата-аналары «Ә Яңа ел бит булачак!» дип аталган Яңа ел тамашасына чакырылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International